Нурлат районында быел мәчетләрне төзекләндерү буенча зур эш башкарылган

28 декабрь 2012 ел 09:40

Нурлат муниципаль районының Кәкре Атау авылында үткән район имамнары җыелышы 2012 елга нәтиҗәләр ясауга, киләсе елга планнар коруга багышланды. Узган Коръән елы кысаларында район мәчетләрен төзекләндерү буенча бихисап эшләр башкарылган. Шәһәр үзәгендә төзелеп килүче мәдрәсәдә 900 мең сумлык эшләр үтәлгән.

- Иске Авылда бер ел дигәндә яңа мәчет торгызылды, киләсе елга Бикүле, Түбән Нурлат авылларында дин йортлары үз ишекләрен ачачак, - диде район мөхтәсибе Айрат хәзрәт Әюпов үз чыгышында.

Кизләү, Якты Күл, Кәкре Атау авыллары, Шикәрчеләр бистәсе мәчетләрендә колачлы ремонт эшләре үткәрелгән. Төзекләндерү буенча зур эшләр башкарылган мәчет имамнарына бу көнне мөхтәсибәтнең Рәхмәт хатлары да бирелде. Сөйләшү барышында киләсе елда юбилейларын билгеләп үтәчәк Колбай Мораса һәм Кәкре Атау авыллары мәчетләре хакында, моннан тыш, зур тарихка ия булган Кизләү авылы мәчетен пансионат итү турында да сүз булды.

Уку-укыту өлкәсендә дә уңышлы ел булган. Апрель аенда мөгаллимнәр арасында укулар оештырылса, балалар арасында район һәм республика күләмендә узган Коръән уку бәйгеләрендә 160 бала катнашкан. 18 бала призлар белән бүләкләнгән, 2 бала Төркиядә укулар узып кайткан. Бүгенге көндә 250ләп бала дин нигезләрен үзләштерә. Кызганыч, районның һәр татар авылында да дини укулар оештырылмый әле. Әнә, җәйге дини лагерьлар да нибары 16 авылда гына оештырылган быел. Шуңа да район мөхтәсибе Айрат хәзрәт Әюпов балаларның җәйге ял мәсьәләсенә аерым тукталды.

- Һәр мәчеттә дә җәйге лагерьлар, “Заречный” сәламәтләндерү лагеренда дин белән кызыксынучы балалар өчен аерым смена оештыру турында сүз алып барабыз. Моннан тыш, мөселман яшьләре арасында спорт секцияләре эшен җайга саласы иде, - диде мөхтәсиб.

Сөйләшү барышында мәчетләрне рәсмиләштерү, хосусыйлаштыру мәсьәләләре дә каралды. Мәсәлән, бүгенгә 10 мәчет рәсмиләштерелгән булса да, тагын 30ында шундый эшләрне башкарасы бар әле. Имамнар җыелышында намаз вакытлары хакында да катгый сүз булды. Кемдер намазны Нурлат вакыты белән укыса, кайбер мәчетләрдә Казан вакыты гамәлдә икән. Ә бит Икенде намазы ике шәһәр арасында 45 минут аерымлык китереп чыгара ди. Чарага җыелучылар бу көнне Нурлат районы буенча бердәм намаз вакытларын кертү турында карар кабул иттеләр.

Ачык сөйләшү вакытында быел районда барып чыкмаган Хаҗ сәфәрен оештыру эшләре һәм башка проблемалар хакында да сүз күтәрелде. Вәгазь сөйләү, үзара аралашу рәвешендә барган чарадан имамнар шактый мәгълүмат туплап таралыштылар, дип хәбәр итә “Дуслык” газетасы.

 

 

Чыганак: tatar-inform.ru

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана