2012 елның 25 декабрендә “Чаллы-Бройлер” ҖЧҖндә хәләл продукциясен җитештерүчеләр хөрмәтенә бәйрәм чарасы үтте. Инде өченче ел рәттән Чаллы мөхтәсибәте тарафыннан үткәрелеп килә торган җыелышта забойчылар, технологлар, дирекция вәкилләре һ.б. катнашты.
“Чаллы-Бройлер”ның башкарма директоры Җәлил Хәсәнов, имам-мөхтәсиб Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, ТР МДНнең “Хәләл” стандартлар комитеты рәисе Марат Низамов, “Хәләл” комитетының экспертиза бүлеге җитәкчесе Фаат хәзрәт Мөхәммәтовлар барлык хезмәткәрләргә дә нәтиҗәле эшчәнлекләре өчен рәхмәт белдерделәр. Марат Низамов хәләл продукциясен җитештерүдә ирешкән уңышлары өчен Җәлил Нәсимовичка ТР Мөфтие Илдус хәзрәт Фәиз исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды. Башкарма директор преприятиедәге җитештерү продукцияләре елдан-ел арта һәм сыйфат ягыннан да үсеш барлыгын ассызыклады.
Агымдагы елда “Чаллы-Бройлер” Россиянең 11 регионында 6,5 мең тонна хәләл продукция җитештергән, бу узган елгыга караганда 700 тоннага күбрәк, дигән сүз.
Чара ахырында Әлфәс хәзрәт мөхтәсибәт исеменнән барлык хезмәткәрләргә дә истәлекле бүләкләр тапшырды һәм сәламәтлек, эшләрендә яңа уңышлар теләде.