26 декабрьдә “Казан Кремле” музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева журналистлар белән очрашты һәм “Казан-Кремле” музей-тыюлыгының агымдагы елгы эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясады.
Очрашу барышында шулай “Кол Шәриф” мәчете турында да сүз чыкты. Зилә Вәлиева хәбәр иткәнчә, мәчет 2013 елның гыйнварында ачылачак: “Мәчеттә ремонт эшләре 7 ел үткәрелмәде, намаз бүлмәсендә бик салкын иде, хәзерге вакытта температураны көйли ала торган Италиядән кайтарылган махсус җайланма куелды, шулай ук “Һәркемгә уңайлы мохит” программасы кысаларында инвалидлар өчен махсус күтәргечләр урнаштырылды”.