2012 елның 26 декабрендә Мөслим районының үзәк мәчетендә имамнар җыелышы үтте.
Районның имам-мөхтәсибе Мөнир хәзрәт Борһанов имамнар алдында еллык эшчәнлек нәтиҗәләре турында чыгыш ясады, соңыннан киләсе елда башкарасы эшләр буенча үзара фикер алыштылар.
Җыелышта шулай ук ил-көннәребезгә тынычлык, бәрәкәт теләп Коръән укыдылар һәм дога кылдылар.