Диния нәзарәте вәкилләре Казан ислам көллиятендә булып кайтты

24 декабрь 2012 ел 19:17

2012 елның 21 декабрендә ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Мөфтинең беренче урынбасары Габдулла хәзрәт Әдһәмов һәм Мөфтиятнең мәгариф бүлеге җитәкчесе Айдар хәзрәт Кәрибуллин Казан ислам көллиятендә булып кайттылар.

Очрашу барышында кунаклар көллиятнең җитәкчелеге һәм мөгаллимнәр белән очрашты. Соңыннан Габдулла хәзрәт Әдһәмов студентлар алдында ислам фәннәренең барлыкка килүе һәм үсешенә багышланган лекция белән чыгыш ясады. Мәзһәбләрнең әһәмияте, аларның мөселманнарны иң беренче чиратта берләштерүе турында ассызыклап үтте, һәрбер сүзен хәдис-аятьләр белән дәлилләп барды. Очрашу ахырында студентларның сорауларына җавап бирде.

Айдар хәзрәт Кәрибуллин укыту-методик документациясе белән танышты, уку бүлмәләрендә һәм китапханәдә булды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана