22 декабрьдә Саранскида “Конфессияләр һәм дәүләт: социаль хезмәттәшлек – проблемалар һәм чишү юллары” дигән темага Бөтенроссия Дини киңәшмәсе уздырылды.
Узган чарада ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең нәшрият бүлеге җитәкчесе, “Тынычлык” мәчете имам-хатыйбы Камил хәзрәт Сәмигуллин да катнашты.
Киңәшмәне ислам бердәмлегенең Россия апссоциациясе; ислам мәдәниятен, фән һәм мәгарифенә булышлык күрсәтү Фонды; Мордва Республикасы мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте оештырган.