4 декабрьдән алып 19ына кадәр Казан шәһәре мөселман яшьләре арасында спартакиада ярышлары уздырылды.
Чараны ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең башкарма комитеты оештырды.
Ярышлар җиңел атлетика, стритбол, футбол, өстәл теннисы буенча үтте.
Казан шәһәре мөселман яшьләре арасында узган IV спартакиадада Россия ислам университеты командасы җиңүче дип табылды, икенче урынга “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе командасы лаек булды, өченче урынны Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә шәкертләре яулады.
Җиңүче команда күчмә кубок һәм беренче дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде.