2012 елның 18 декабрендә Россия ислам университеты каршында студентларны һәм мөгаллимнәрне елмаеп каршы алдылар һәм татлы сюрпризлар тараттылар.
“Гакыйдә” мөгаллимәсе Зарипова Миләүшә Әгъзәмовна һәм “Әниләр” мәчете имамнары җитәкчелегендә “Игелек белән уртаклаш” акциясе оештырылган иде. Мәгълүматлар тактасында плакат эленде, биредә һәркем үзеннән җылы теләкләр калдыра алды.
Чараның дәвамы булып чәй өстәле артында “тренинг” оештырылды. Әңгәмә вакытында игелекле гамәлләр турында сөйләштеләр. Елмаю – сөннәт булуы һәм тормыштагы һәр вакыйгага елмаеп карарга кирәклеге ассызыкланды.