Мароккодан килгән Ислам хокукы белгече РИУда лекцияләр укый

20 декабрь 2012 ел 15:04

Мароккодан килгән ислам фәннәре белгече шәех Габдрәхим Лакрим декабрь ахырына кадәр Казанда булачак.

Хөрмәтле шәех Казанга Россия ислам университеты җитәкчелеге чакыруы буенча килгән. Биредә ул түбәндәге темаларга лекцияләр алып бара: гарәп грамматикасы, ислам хокукы, ислам хокукы нигезләре, гакыйдә (ислам мәсләге), хәдисләр, ислам хокукының нигез булып торучы принциплары һәм максатлары, хәдис гыйлеменә кереш.

20 декабрьдә Габдрәхим Лакрим ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә булды, хезмәткәрләр белән аралашты, Казаннан алган тәэсирләре белән уртаклашты.

Шәех Габдрәхим сүзләренә караганда, Казан – мәчетләрнең күп булуы һәм дини мәктәп булуы белән аңа бик тә ошаган. “Биредә ислам рухы, Коран рухы сизелә. Мөселманнар үзләрен чит итеп хис итмиләр, үзара кардәшлек бар. Мондый тойгыны башка илләрдә тойганым булмады”, - диде дин белгече.

Габдрәхим Лакрим лекцияләренең расписаниесын “Татарстандагы ислам мәгарифе” сайтыннан табып була: http://magarifrt.ru/ru/875#more-875

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана