Җиңел атлетика буенча ярышлар үтте

20 декабрь 2012 ел 10:26

2012 елның 19 декабрендә ТР мөселманнары Диния нәзарәте Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең башкарма комитеты белән берлектә (физик тәрбия һәм спорт Комитеты) мөселман яшьләре арасында җиңел атлетика буенча  шәһәр спартакиадасы үткәрде.

Ярышлар Үзәк стадионның футбол-җиңел атлетик манежында үтте. Уеннарда РИУ, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәсе шәкертләре, “Солтан”, “Әниләр”, “Борнай”, “Рамазан”, “Шамил”, “Ризван” мәчетләреннән командалар катнашты.

400 метр дистанциягә йөгерү буенча 1 урын РИУ шәкерте Сабитов Айдарга, 2 урын “Әниләр” мәчетеннән катнашкан Мөхәммәдзада Хәсәнгә, 3 урын “Ризван” мәчетеннән Римазутдинов Рәискә эләкте.

Озынлыкка сикерү буенча 1 урынны РИУ шәкерте Сабитов Айдар, 2 урынны Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә шәкерте Зиякаев Рамил, 3 урынны “Әниләр” мәчетеннән Мөхәммәдзада Хәсән яулады.

Җиңүчеләрне диплом һәм медальләр белән бүләкләделәр.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана