“Зәкәт” Хәйрия Фонды сукырларга азык-төлек җыелмалары тарата

19 декабрь 2012 ел 17:05

Казандагы “Рәсәйкүләм сукырлар җәмгыяте”нең  җирле оешмасы рәисе Колесников Н.В. “Зәкәт” Хәйрия Фондына күзләре начар күрү сәбәпле инвалидлар рәтендә булган кешеләргә ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать итте.

Шул уңайдан 19 декабрьдә “Зәкәт” Хәйрия Фонды азык-төлек җыелмалары тарата башлады. Үзләре инициатива белдергән волонтерлар күзләре белән инвалид торучыларның йортларына ризыкларны тапшырдылар. Бүген 30 кешегә ярдәм күрсәтелгән. Акция 21 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. 50дән артык күзләре начар күргән кешеләргә ярдәм күрсәтелер дип көтелә.

Сәетҗәгъфәр хәзрәт Лотфуллин җитәкчелегендәге “Зәкәт” Хәйрия фонды волонтерларга һәм әлеге игелекле гамәлдә катнашкан кешеләргә рәхмәтен белдерә. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана