Ислам һәм интернет темасына багышланган түгәрәк өстәл узачак

19 декабрь 2012 ел 16:36

2012 елның 21 декабрендә сәгать 9.00дә ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә “Ислам һәм интернет” темасына түгәрәк өстәл уздырылачак.

Бүгенге көндә интернет иң киң таралган мәгълүмат чыганагы булып тора. Интернет мәйданы Ислам үсеше һәм таралуы өчен яңа мөмкинлекләр ача, шул ук вакытта яңа мәсьәлә һәм проблемалар куя. Мөселман өммәте өчен һәм килеп чыккан проблемаларны чишүдә интернетның потенциалын ачу җәмгыятебез өчен мөһим юнәлешләрнең берсе булып тора.

Дискуссиянең төп юнәлешләре:

-         Мәгълүмати мәйданның ике кыры: рәсми дини интернет-ресурслар һәм мөселман гражданлык журналистикасы;

-         журналистик этика һәм Ислам;

-         мөселман интернет-ММЧның үсеш перспективасы;

-         мөселман интернет-ММЧна кадрлар әзерләү мәсьәләсе;

-         профессиональ журналистларны мөселман ММЧна ничек җәлеп итәргә.

Түгәрәк өстәлгә илебезнең алдынгы мөселман интернет-сайтларының вәкилләре чакырылган. Араларында islam-today.ru; islamnews.ru; islamdag.ru; islam.ru; muslem.ru,  info-islam.ru һ.б. да бар. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана