Габдулла хәзрәт Кыргызстан мөселманнары корылтаенда катнашты

17 декабрь 2012 ел 12:08

15 декабрьдә Кыргызстан Республикасы мөселманнары корылтае уздырылды. Корылтайда ТР МДН рәисенең беренче урынбасары Габдулла хәзрәт Әдһәмов катнашты. Габдулла хәзрәт корылтайда катнашучыларны Татарстан Мөфтие Илдус хәзрәт Фәиз исеменнән сәламләде. Ул үз чыгышында Татарстан һәм Кыргызстан мөселманнарының берлеге төрки халыкларның тарихы, теле, дине, мәзхәбе уртак булуга нигезләнгәнне әйтеп, диния нәзарәтләре арасында дуслыкны һәм үзара мөнәсәбәтләрне ныгыту мөһимлеген ассызыклады.

Корылтайда Кыргызстан Диния нәзарәтенең яңа Уставы кабул ителде, голәмәләр шурасы советы әгъзалары сайланды.  Яңа мөфти Рахматулла Әгәмбәрдиев сайланды. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана