Кабан арты мәчете – Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә 90-нчы еллардан бирле мохтаҗларга ярдәм итеп килә. Мохтаҗларны җылы ризык белән тәэмин итү максатыннан 2008 елда мәчет каршында социаль ашханә ачылды. Төрле кыен хәлләрдә калган күпләгән кешеләр өчен әлеге ашханә бердәнбер ашау урыны булып торды. Ай саен түләүсез туклану өчен 1800дән артык порция әзерләнде. Социаль ашханә мохтаҗларның һәркайсына да ярдәм кулын сузып килде. Ашханәдә даими рәвештә күп балалы гаиләләрдән балалар, студентлар, караучысыз калган өлкәннәр, инвалидлар, авыр хәлдәге кешеләр тукландылар. Ятим балалар өчен бәйрәм табыннары әзерләнде, Рамазан аенда атна саен сабыйларны мәчеткә алып килеп, ифтар ашлары уздырылды. Физик яктан мөмкинлекләре чикләнгәннәргә ризык җыелмалары таратылды.
Һәр җомгада, җомга намазыннан соң, 200дән артык мөселман пылау белән сыйланды. Социаль ашханәгә беркем дә финанс ярдәм күрсәтмәде, мәхәллә халкы үзе азык-төлек, хәер белән тәэмин итеп торды.
Кызганычка, Кабан арты мәчетенең социаль ашханәсе бүгенге көндә авыр хәлдә, шунлыктан ул ябылырга мәҗбүр булды. Эшчәнлекне дәвам итәр өчен ярты гасырлык бинага тиз арада капиталь ремонт ясарга кирәк. Сездән дә битараф калмавыгызны һәм социаль ашханәгә капиталь ремонт ясауда ярдәм итүегезне сорыйбыз.
Иганә өчен счет:
Получатель: Закабанная мечеть-медресе им. 1000-летия принятия Ислама
Расчетный счет № 40703810000020004299,
кор.счет № 30101810000000000805,
ИНН 1655031361, БИК 049205805, КПП 165501001
в «АК БАРС» банке г.Казани
Назначение платежа: Благотворительность. На ремонт Социальной столовой.
Электронные кошельки:
Яндекс-кошелек: 410011607772122
Web money: R443094877139
РТ, г. Казань, ул. Х.Такташа, д. 26,
тел.: 278-00-30, 537-12-83.