17 декабрьдә Казанның Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында “Мөхәммәдия” югары мөселман мәдрәсәсе 130 еллыгын билгеләп үтте. Тантанада Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтеннән мөфтинең беренче урынбасары Габдулла хәзрәт Әдһәмов, республиканың Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Казан шәһәре имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдинов, шулай ук Самарадан, Иркутскидан мөселманнар, төрле төбәк имамнары, “Мөхәммәдия”нең шәкертләре, остазлары һәм башка кунаклар катнашты.
Мәгърифәтче Галимҗан Баруди тарафыннан нигез салынган мәдрәсәдә ел саен көндезге, кичке һәм читтән торып уку бүлекләрендә йөзләрчә студент белем ала. Үз вакытында әлеге уку йортын Хөсәен Ямашев, Камил Якуб, Фатих Әмирхан, Мәҗит Гафури, Фәтхи Борнаш, Кәрим Тинчурин, Нәкый Исәнбәт, Солтан Габәши, Салих Сәйдәшев, Бакый Урманче һ.б. кебек мәшһүр затлар, татар милләтенең зыялылары тәмамлаган.
“Барча эшнең дә нәтиҗәсе булырга тиеш, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең эшчәнлегенең нәтиҗәсен һәрбарчабыз да күреп-белеп торабыз. Әлеге мәдрәсәдә белем алган шәкертләр республикабыз мәхәлләләрен җитәкли, дини уку йортларында гыйлем бирә, гомумән, динебезне таратуга, үстерүгә һәрбарчасы да үзләреннән зур өлеш кертеп килә”, - дип билгеләп үтте Габдулла хәзрәт бәйрәм тантанасында.
фоторепортаж: http://www.dumrt.ru/node/6870