Чистайлылар Г.Исхакый мәдрәсәсен кайтару өстендә эшлиләр

14 декабрь 2012 ел 11:57

13 декабрьдә Чистай мөхтәсибәтендә имамнар җыелышы үткән. Җыелышта Мөхәммәттзакир хәзрәт Чистави мәдрәсәсен яңадан торгызып, аны тарихи һәйкәлләр рәтенә кайтару мәсьәләсе каралган. Бу уңайдан район хакимиятенә җиткерелгән тәкъдим җитәкчелек тарафыннан расланган, Татарстанның мәдәният министрлыгы да уңай җавап кайтарган. Биредә берничә ел танылган язучы Гаяз Исхакый белем алган. 

Район имам-мөхтәсибе Алмаз хәзрәт Шәрифуллин билгеләп үткәнчә, мәдрәсә эчендә тарихи ислам музее ясарга телиләр, шулай ук беренче катында Мөхәммәдзакир хәзрәт Чиставиның музеен булдыру, икенче катында мөселман балалар бакчасы һәм яшьләр мәдрәсәсе оештыру теләге бар икән.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана