Чистай имамнары декабрь аеның һәр сишәмбе һәм пәнҗешәмбесендә “Терроризмга каршы!” темасына лекцияләр укый. Узган ике атна эчендә студентлар өчен мөхтәсибәткә беркетелгән мөгаллимнәр лекцияләр укыды.
Шулай ук 18, 20, 25, 27 декабрь көннәрендә Чистай районының урта белем бирү йортларында – педагогика, медицина, техник училищеларында мондый төрдәге дәресләр үтәчәк.
“Динебезнең террорчылык белән бернинди уртаклыгы юк икәнен тагын бер мәртәбә яшьләргә җиткерәсе килде.Лекцияләр уңышлы гына бара, киләчәктә дә дәвам итәргә уйлыйбыз”, - дип билгеләп үтте район имам-мөхтәсибе Алмаз хәзрәт Шәрифуллин.