13 декабрьдә Балык Бистәсе районы җәмигъ мәчетендә имамнар җыелышы үтте, дип хәбәр итә район мөхтәсибәте. Үткәрелгән чарада Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Саба районы мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов, Мамадыш районы мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миңнегалиев, Балык Бистәсе районы башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рашат Хәбибуллин, җирле авыл советлары рәисләре, райондагы оешма җитәкчеләре һәм барлык дин әһелләре дә катнашкан.
Район имам-мөхтәсибе Сәүдәхан хәзрәт белән бергәлектә үтеп бара торган 2012 елгы эшчәнлеккә нәтиҗәләр ясалган, киләчәктә башкарасы эшләр турында фикер алышканнар. Ел дәвамында аеруча активлык күрсәткән имамнарга мөхтәсибәт тарафыннан бүләкләр тапшырылган.