Казан ислам көллиятендә һәр пәнҗешәмбедә Изге Коръәнне хәтем кылалар

14 декабрь 2012 ел 09:32

“Хәзинәт әл-Әсрар” китабында “Коръәнне хәтем кылучы өчен алтмыш мең фәрештә дога кылыр” дигән хәдис китерелә. Шулай ук Коръәнне хәтем кылганны тыңлаучыларга, хәтем кылуның башында булучыларга зур саваплар язылуы җиткерелә. Коръәнне хәтем кылу изге китапны башыннан ахырына кадәр укып чыгуны аңлата. Һәр пәнҗешәмбе ястү намазыннан соң Казан ислам көллияте бинасында шәкертләр Коръәнне тулысынча укыйлар. Мөгаллим һәр шәкерткә Коръәннең бер бүлеген бирә һәм бер сәгать эчендә Коръән хәтем кылына. Хәтем кылганнан соң хәтем догасы кылылар.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана