Казанда Россиядә беренче басма Коръән – “Казан басмасы” нәшер ителүгә 225 ел тулуга багышланган чара узды

13 декабрь 2012 ел 17:33

13 декабрьдә Казанның “Мәрҗани” мәчетендә Россиядә беренче басма Коръән – “Казан басмасы” нәшер ителүгә 225 ел тулуга багышланган һәм Татарстанда Коръән елы ахырына якынлашып килү уңаеннан “түгәрәк өстәл” утырышы узды. Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния Нәзарәте тарафыннан оештырылган чарада Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Габдулла Әдһәмов, ТР Дәүләт Советы депутаты, танылган җәмәгать эшлеклесе Фәрит Мифтахов, нәзарәтнең нәшер итү бүлеге җитәкчесе Камил хәзрәт Сәмигуллин, юридик фәннәр кандидаты, “Четки” журналы редакторы Ренат Беккин, дин белгече Фәрит хәзрәт Сәлмән, язучы Рабит Батулла һәм башкалар катнашты.
Беренче Коръән басмасы Екатерина II нең 1787 нче елгы карары нигезендә дөнья күрә. Гарәп графикасы нигезендә шрифтлар татар дин әһелләре тарафыннан ясала. Нәкъ шул хәрефләр нигезендә Коръәннең мәшһүр “Казан басмасы” барлыкка килә.
 Коръән елында ТР мөселманнарының Диния нәзарәте көче белән Коръәни-Кәриминең “Казан басмасы” – яңа юбилей нөсхәсе нәшер ителгән. Изге китап 10 мең тираж белән чыгып, дин әһелләренә, зыялыларга бушлай таратылган. Ел дәвамында мөхтәсибәтләрдә балалар арасында изге китапны уку бәйгеләре оештырылган. 1 нче декабрьдә Россия ислам Университетында республика күләм Коръән укучылар бәйгесе узган. Республика мәчетләрендә балалар өчен Коръән аятьләрен ятлау курслары, "Коръән бүләк ит” хәйрия акцияләре үткәрелгән. 
Утырышта бүгенге вакыйганың барлык мөселман өммәтеннән булган затлар өчен бик әһәмиятле булуы ассызыклап үтелде һәм катнашучылар игътибарына республикада Коръән елы кысаларында үткәрелгән чаралар чагылыш тапкан видеролик тәкъдим ителде. 
Габдулла хәзрәт Әдһәмов утырышта катнашучыларны үзе исеменнән, мөфти Илдус Фәизов исеменнән сәламләп, Коръән иңдерелү белән бәйле кыйссаның эчтәлеген сөйләде. “Адәм баласы заманында бик гөнаһлы була, көннәрдән-беркөнне өенә кайтып барганда, җирдә яткан бер кисәк кәгазь күрә, әмма гарәп язуы хәрефләрен таный алмый. Шулай да язуга хөрмәт күрсәтеп, өенә алып кайтып, кәгазьне хушбуйлар белән сөртеп, өскә, кадерле урынга куя. Өзектә Аллаһы Тәгаләнең исемнәре искә алынган була. Шул төнне бу кеше төш күрә: төштә Аллаһы Тәгаләнең үзенә мөрәҗәгать итүен ишетә. Аллаһы Тәгалә әйтә: “Син безгә хөрмәт күрсәткән күк, без дә сине әүлияләр дәрәҗәсенә күтәрәбез”, ди. Шул көннән башлап, бу кеше тәүбәгә килеп, Аллаһы Тәгаләгә якыная. Бу кыйсса аркылы без Аллаһы Тәгаләнең безгә Коръән иңдерү әһәмиятенә төшенәбез. Ничә еллардан бирле Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримне изге китап итеп кадерләргә ярдәм итә. 2012 елда Диния Нәзарәте дә моңа үз өлешен керткәндер дип ышанасы килә. Милләтебез һәрвакыт Коръән белән бәйле булды, татарлар изге китапка хөрмәт белән карый. “Ул бит китапта язылган дип” сөйләргә ярата. Милләтебездә Коръәнгә аерым хөрмәт урнашты. Халкыбыз бабаларыбыз мирасына кайту юлында. Глобализация чорында Аллаһы Тәгалә Коръәнне саклаган кебек, безнең милләтебезне дә сакласа иде”, - дигән сүзләр белән чыгыш ясады Габдулла хәзрәт Әдһәмов. 
Ходайга шөкер, мәчеттә вакытта гына түгел, ә иҗтимагый-сәяси тормышта да Коръән принципларына таянып эшләүче, мөселман халкына хезмәт күрсәтүче иҗтимагый-сәяси эшлеклеләр бар. Дәүләт Думасы депутаты Фәрит Мифтахов утырышта менә шулай сыйфатланды. Ул билгеләп узганча, Диния Нәзарәте һәрвакыт исламда хатын-кызның тоткан урыны, сәламәтлек, дин һәм дәүләт Конституциясе белән бәйле мәсьәләләрне яктыртырга тырышып, төрле “түгәрәк өстәл” утырышларын оештырып килде. “225 ел элек Россия күләмендә беренче тапкыр Аллаһы Тәгалә ярдәме Казанда Коръән басылды. Безгә киләчәктә дә Коръән белән яшәргә насыйп булсын”, - дип белдерде Фәрит Мифтахов.
Мәрҗани мәчете имам-мөхтәсибе Мансур Җәләлетдинов сүзләренә караганда, 80 нче елларда Коръәннең Казан басмасы бик дефицит булып, аны теләсә-нинди бәягә сатып алырга әзер торучылар булган. “Ул елларда Тәлгать Таҗетдин Коръәннең кулдан-кулга йөрүен туктатып, аны күпләп бастыру тәкъдиме белән чыккач, “дин бетә, кемгә кирәк ул Коръән диючеләр дә булды”, тик Тәлгать Таҗетдин “әйдәгез, халыкка мөрәҗәгать итик” диде. Бер җомгада халык, “безгә кирәк” дип имза җыйды. Халыкның мондый мөрәҗәгатенә колак салып, Хөкүмәт ризалык бирде”, - дип, хатирәләрен яңартып, Мансур хәзрәт 1978 нче елда изге китапның 5 меңләп тиражы дөнья күрүен билгеләп узды. Шул рәвешле, укырга уңайлы дип танылган Казан басмасы бөтен дөнья буенча таратылган.
Бүгенге утырышта дин белгечләре Коръән мәгънәләрен тәрҗемә итү проблемалары, изге китап текстларын фәнни яктан өйрәнү кебек мәсьәләләр буенча да фикер алышты.

 

Фоторепортаж: http://dumrt.ru/node/6809

чыганак: www.tatar-inform.ru

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана