11 декабрьдә "Апрель" реабилитация үзәгендә инвалидлар декадасы ябылды. Бу уңайдан оештырылган чарада үзәккә йөрүче балалар, аларның ата-аналары һәм иганәчеләр катнашты. Үзәк даими ярдәм күрсәтүчеләр: ТР МДН нең хәйрия һәм ярдәм күрсәтү бүлеге җитәкчесе Гөлнара Садыйковага, ТР Дәүләт Советы депутаты Фәрит Мифтаховка, “Эфир” телекомпаниясе вәкилләренә “Рәхмәт хатлары”н тапшырды.
«Апрель» реабилитация үзәге директоры Наталья Николаевна Трифонова Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәизгә аерым зур рәхмәтен белдерде һәм үзәк хемәткәрләре, балаларның әти-әниләре аның тизрәк сәламәтләнүен теләп догалар укуын әйтте. ТР МДН вәкилләре үзәккә йөрүчеләргә инвалидлар декадасы тәмамлану уңаеннан һәм туган көннәре октябрьгә, ноябрьгә туры килгәннәрне котлап бүләкләр тапшырдылар.