7 декабрь жомга намазыннан соң Мамадыш районының “Мамадыш” совхозы бистәсендә яңа мәчет урынын ният кылу тантанасы үткәрелде. Биредә бер вакытта да мәчет булганы юк иде әле. Бистәдә соңгы елларда күпкатлы йортлар төзелеше дә киң колач белән алып барыла башлады. Халык саны артты. Район җитәкчелеге белән очрашуларда халык Аллаһ йорты җиткерү мәсьәләсен күтәреп чыккан иде, мәсьәләне хәл итү озакка сузылмады. Бистәдә яңа мәхәллә оештырылды, аның имамы итеп Ирек хәзрәт Нуриев сайланды. “Рәхимле” дип аталачак мәчет өчен “Мамадыш” агрофирмасы дирекциясе белән “Олимп” спорт-сәламәтләндерү комплексы арасыннан урын бүленде. Тантанага әйләнә-тирә йортларда яшәүчеләр шактый җыелган иде. Районның имам-мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миннегалиев, мәхәллә имамы Ирек хәзрәт Нуриев, хезмәт ветераны Минелут Хөснетдинов тәбрикләү сүзләре белән чыгыш ясадылар. Мәчет ике катлы, 12гә 15 метр үлчәмле, манарасының биеклеге (аена кадәр) 27 метр булачак.
Фирая Мингалиева