2012 елның 18 декабрендә ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан игълан ителгән “Таян Аллага!” өченче әдәби конкурсына йомгак ясалачак.
Тантанада бәйгенең катнашучыларына һәм җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылачак, тәҗрибәле жюри – республиканың танылган каләм әһелләре тарафыннан яшьләр иҗатына бәя биреләчәк.
Соңыннан бәйгегә тәкъдим ителгән әсәрләрдән әдәби җыентык чыгуы көтелә.