2012 елның 7 декабрендә Казанда Бөтендөнья татар конгрессының V съезды башланып китте. Әлеге чарада дөньяның 30дан артык иленнән 800 делегат катнаша.
Съездда БТК башкарма комитетының 2007-2012 еллардагы эшчәнлегенә нәитҗәләр ясалачак, алдагы елларда татар этносын үстерү юллары каралачак, халкыбызның телен, гореф-гадәтләрен саклау һәм яшьләрне милли мирасыбыз кыйммәтләренә якынайту мәсьәләләренә игътибар юнәлтеләчәк.
Съездда ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Мөфти Илдус хәзрәт Фәиз, башка төбәкләрнең мөфтиләре һәм дин әһелләре дә катнаша.