Алексеевск районындагы инвалидлар һәм пенсионерлар интернат-йортында бәйрәм чарасы үтте

07 декабрь 2012 ел 14:29

2012 елның 6 декабрендә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең хәйрия һәм ярдәм күрсәтү бүлеге Алексеевск районындагы пенсионерлар һәм инвалидлар интернат-йортында булып кайтты. Республикабыздагы инвалидлар ункөнлеге уңаеннан оештырылган әлеге очрашуда интернат-йортта тәрбияләнүчеләргә Диния нәзарәте тарафыннан тиешле медикаментлар, памперслар  тапшырылды.

Соңыннан махсус концерт программасы күрсәтелде, оештыручыларга пенсионер һәм инвалидлар да кушылды. Оештыручылар мондый төрдәге чараларны инвалидлар ункөнлеге уңаеннан гына түгел, ел әйләнәсе үткәрергә кирәклегенә басым ясадылар.

Хәйрия һәм ярдәм күрсәтү бүлеге хәбәр иткәнчә, чараны оештыруга Алексеевск районы мөхтәсибәте һәм “Арт клен” ҖЧҖ зур ярдәм күрсәткән.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана