7 декабрьдән 9ына кадәр КФУның Филология һәм сәнгать институты бинасында (Татарстан ур., 2) фәлсәфә фәннәре докторы, Россия фәннәр академиясенең көнчыгыш Институтының җитәкче фәнни хезмәткәре Тәүфыйк Ибраһимовның “Фәлсәфә” темасына лекцияләре үтә. Барлык теләүчеләр дә әлеге өлкәдә зур белгеч булган галимнең лекцияләрен тыңлый алалар.
Тәүфыйк Ибраһимов – фәлсәфә фәннәре докторы, культурология галиме. РФАнең көнчыгыш Институтының җитәкче фәнни хезмәткәре, ислам дин белгечләре Россия җәмгыяте рәисе.