Питрәч имамнары Казанда белемнәрен ныгытты

06 декабрь 2012 ел 10:55

25 ноябрьдән 6 декабрьгә кадәр Питрәч районы имамнары РИУ каршындагы дин әһелләренең квалификацияләрен күтәрү үзәгендә гыйлемнәрен ныгыттылар. Район имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Кучкаров хәбәр итүенә караганда, курсларда барлыгы ун имам укыган. 6 декабрьдә аларга квалификацияләрен күтәрү турындагы таныклыклар тапшырылган.

Үзәктә белем күтәрү түбәндәге юнәлешләрдә алып барыла: “Коръән уку методикасы һәм кагыйдәләре”, “Ислам гакыйдәсе”, “Имам вазыйфалары”, “Гыйбадәт нигезләре”, “Татар илаһияте тарихы”, “Исламда мәзһәб һәм секталар” . “Имамнар Казанга килеп гыйлемнәрен ныгытуга, арттыруга  бик куандылар. Мөфтияткә, үзәктә дәресләр алып барган мөгаллимнәргә бик зур рәхмәт”, - диде Мансур хәзрәт. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана