25 ноябрьдән 6 декабрьгә кадәр Питрәч районы имамнары РИУ каршындагы дин әһелләренең квалификацияләрен күтәрү үзәгендә гыйлемнәрен ныгыттылар. Район имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Кучкаров хәбәр итүенә караганда, курсларда барлыгы ун имам укыган. 6 декабрьдә аларга квалификацияләрен күтәрү турындагы таныклыклар тапшырылган.
Үзәктә белем күтәрү түбәндәге юнәлешләрдә алып барыла: “Коръән уку методикасы һәм кагыйдәләре”, “Ислам гакыйдәсе”, “Имам вазыйфалары”, “Гыйбадәт нигезләре”, “Татар илаһияте тарихы”, “Исламда мәзһәб һәм секталар” . “Имамнар Казанга килеп гыйлемнәрен ныгытуга, арттыруга бик куандылар. Мөфтияткә, үзәктә дәресләр алып барган мөгаллимнәргә бик зур рәхмәт”, - диде Мансур хәзрәт.