Әгерҗедә “Исемең матур – кем куйган?” акциясе бара

06 декабрь 2012 ел 11:05

Декабрь аенда Әгерҗе районы мөхтәсибәте, район газетасы һәм җирле радио белән бергәлектә, “Исемең матур – кем куйган?” акциясе игълан иткән. Бер ай дәвамында районда туган мөселман балаларына кайсы гаиләдә матур исемнәр куелачак, шуларга мөхтәсибәт тарафыннан махсус бүләкләр тапшырылачак. 

“Соңгы айларда районыбызда сабыйлар тууы саны артты, аларга нинди исемнәр куелуы безнең өчен бик тә әһәмиятле. Ни генә дисәк тә, матур исем күркәм холыкка нигез булып тора. Татарларда чын мөселман исемнәре күбрәк булуын теләр идек”, дип билгеләп үтте Әгерҗе районы имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Якупов.
Район мөхтәсибәте тарафыннан ата-аналар өчен балаларга күркәм исемнәр кую буенча төрле очрашулар һәм вәгазь-нәсыйхәтләр дә даими үткәрелеп килә икән.
 
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана