Буа мәдрәсәсендә бәйге уздырылды

05 декабрь 2012 ел 16:53

4 декабрь көнне Буа мәдрәсәсендә“Минем мәчетем” дигән рәсем бәйгесе үткәрелде. Ул Буа мәдрәсәсе, район мөхтәсибәте, район мәгариф бүлеге һәм мәктәптән тыш эшләр үзәге белән берлектә уздырылды. Чарада мәктәп балалары, укытучылар, Буа районы авылларының имамнары, күпсанлы кунаклар катнашты.

Бәйгенең төп максаты – балаларны татар халкының рухи-әхлакый кыйммәтләре белән таныштыру, сәләтле яшүсмерләр белән эшләү һәм аларның иҗади башлангычларына ярдәм итү.
Бәйгедә Буа районының 1-10 сыйныф укучылары катнашып, алар тарафыннан 150 дән артык рәсем тәкъдим ителде. Шуларга 5 номинация буенча призлы урыннар бирелде. 
Иң яхшы эшләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Барлык катнашучыларга бүләкләр таратылды. Бәйге Корбан ашы белән төгәлләнде.
 
Җиңүчеләр:
«Минем авыл мәчете» номинациясендә
1 урын – Касыймова Таңсу (Буа, 8 сыйныф)
2 урын – Хәсәнова Илүзә (10 сыйныф)
                 Галиуллин Заһир (Әлки авылы, 7 сыйныф)
3 урын – Исламов Раил (Түбән Наратбашы авылы, 5 сыйныф)
                 Исмәгыйлова Гөлгенә (Килдурас авылы, 4 сыйныф)
                 Илфат Сәләхов (Буа, 5 сыйныф)
 
«Буа мәдрәсәсе» номинациясендә
1 урын – Сәмыйгуллина Алсу (Яңа Чәчкап авылы, 9 сыйныф)
2 урын – Сөнгәтуллин Раил (Буа, 6 сыйныф)
3 урын – Сәйфуллин Әхмәт и Габделәхәт (Буа)
                 Госманова Чулпан (Буа, 7 сыйныф)
 
«Кол Шәриф мәчете» номинациясендә
1 урын – Алинә Кудряшова (Зур Фролова авылы, 9 сыйныф)
2 урын – Гимазетдинов Ильнур (Карлы авылы, 11 яшь)
                 Нафиков Булат (Түбән Наратбаш авылы, 9 сыйныф)
3 урын – Рәхимова Алинә (Буа, 6 сыйныф)
                 Шәрәфетдинова Зөлфия (Түбән Наратбаш авылы, 5 сыйныф)
                 Шакирҗанова Диләрә (Буа, 3 сыйныф)
 
«Ислам атрибутикасы» номинациясендә
1 урын – Хәйруллин Данил (Бик-Ути авылы, 5 сыйныф)
2 урын – Хәсәнов Камил (Буа, 6 сыйныф)
3 урын – Кәримова Анжелика (Буа, 15 яшь)
 
«Киләчәк мәчете» номинациясендә
1 урын – Төхфәтуллина Гөлназ (Иске Тинчәле авылы, 6 сыйныф) 
2 урын – Гиматдинов Руслан (Буа, 4 сыйныф)
3 урын – Шигабиева Лиана (Нурлат авылы, 4 сыйныф)
                Сибгатуллин Рузял (Әлки авылы ,8 сыйныф)
                     Гимазетдинов Исмаил (Карлы авылы, 7 яшь)
 
Гран-прига мәчет макеты өчен түбәндәге укучылардан торган коллектив лаек дип табылды: Рөстәм Гималов, Алинә Ибатуллина, Айгөл Фәхретдинова, Ләйсән Шәрипова (Әлки авылы, 8 сыйныф).
 
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана