2012 елның 17 декабрендә “Мөхәммәдия” Казан югары мөселман мәдрәсәнең оешуына 130 ел тула. Шул уңайдан Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академик театрында бәйрәм чарасы үтәчәк. Юбилей тантанасында төрле мөнәҗәтләр, вәгазьләр, яшьләр иҗаты, мәдрәсә тарихы, анда тәрбияләнгән шәхесләр белән танышу мөмкинлеге булачак.
Билгеле булганча, беренче мәдрәсә 1882 елда Галимҗан Баруди тарафыннан оештырыла. Ул 36 ел эчендә зур күләмдә шәкертләр укытып чыгара. Кайбер елларны шәкертләре 1000нән дә арта. 1918 елда ябыла. Бинасы башка оешмаларга бирелә. 1993 елдан мәдрәсә татар руханилары тарафыннан ачыла. Башта мәдрәсә Ленин исемендәге мәдәният йортында урнашкан була. Аннары төрле биналарга күченеп йөри, 1998 елда элеккеге бинага күчерелә. Хәзерге вакытта Казанда, Г.Тукай урамында урнашкан.