РИУнда мөселман мәдәниятенә багышланган студентлар фестивале үтә

04 декабрь 2012 ел 10:07

6 декабрьдә РИУнда (Казан шәһәре, Газ урамы, 19 йорт) мөселман мәдәнияте һәм һәвәскәрләр киносына багышланган студентлар фестивале үтә.

РИУның матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, фестивальнең төп максаты – дөньядагы мөселман халыкларының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән танышу.

Чараның беренче өлешендә РИУ студентлары тарафыннан әзерләнгән  төрле күргәзмәләр куелачак, мөселман халыкларының милли киемнәре һәм милли ризыклары күрсәтеләчәк.

Фестиваль катнашучылары татар, казах, төрекмән, үзбәк, гарәп, Дагыстан халыклары мәдәнияте белән таныша һәм аларның милли ризыкларыннан авыз итә алачаклар.

Фестивальнең икенче өлешендә командалар тарафыннан төшерелгән документаль һәм уенлы фильмнар күрсәтеләчәк. Араларында иң яхшы документаль фильм, иң яхшы режиссерлык эше, иң яхшы оператор эше, иң яхшы актер эше кебек номинацияләрдә җиңүчеләр билгеләнәчәк.

Жюри составында РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, Татаркино ДУ директоры Владимир Батраков, мөселман кинофестиваленең башкарма директоры Марат Дәүләтовлар булыр дип көтелә.

Фестивальнең программасы:

9.00 –Фестивальнең ачылышы

9.30 – экспозицияләр, стена газеталарын карау, милли ризыклардан авыз итү

11.00 – документаль һәм нәфис фильмнар карау

12.00-13.00 – Фестивальгә нәтиҗәләр ясау, җиңүчеләрне бүләкләү

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана