Бу уку елы башыннан Әлки муниципаль районының барлык мәктәпләренең 4 нче сыйныфларында дини мәдәниятлар нигезләре һәм дөньяви этика укытыла, дип хәбәр итә “Әлки хәбәрләре” газетасы.
Әлеге яңа фәнне барысы 42 сыйныфта 208 бала өйрәнә. Дөнья диннәре мәдәниятлары нигезләре һәм дөньяви этика нигезләре модульләрен укучыларның әти-әниләре сайлаган. Бу фәнне укыту буенча педагоглар Казанда махсус курслар үткән. Балалар тиешле дәреслекләр белән тәэмин ителгән.