“Әлмәт таңнары” газетасы хәбәр иткәнчә, Әлмәт районы һәм шәһәре, мөхтәсибәт белән берлектә, Аналар көне уңаеннан мәктәп балалары арасында “Оҗмах – аналарның аяк астында” дип исемләнгән бәйге уздырган.
Бәйгегә 93 инша җибәрелгән. 30 ноябрь көнне Үзәк мәчеттә җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылган. Мөхтәсибәт I урынны алучыларны – 1,5 мең, II урынга чыгучыларны – 1 мең, III урынга лаек булучыларны 500 сум белән бүләкләгән. Урыннар ике төркемгә бүленеп бирелгән.
Кече яшьтәгеләр арасында I урынны Ралинә Хәбирҗанова (Югары Мактама, 5 нче сыйныф), II урынны Булат Гарипов (Түбән Мактама, 1 нче мәктәп, 4 б сыйныфы), III урынны Рәмис Гыйздәтуллин (Яңа Кәшер, 2 нче сыйныф) алган. Өлкән сыйныф укучылары арасында урыннар түбәндәгечә бүленгән:
I урын – Гүзәлия Ибраһимова (Кичүчат, 8 нче сыйныф), Альбина Варламова (Кәләй, 11 нче сыйныф);
II урын – Булат Котбиев (Кичүчат, 11 нче сыйныф), Анастасия Апакова (Кәләй, 10 нчы сыйныф);
III урын – Айсылу Габдрахманова (Габдрахман, 9 нчы сыйныф), Айгөл Шәфыйкова (Тайсуган, 8 нче сыйныф), Алия Ризатдинова (17 нче мәктәп, 10 нчы сыйныф).
Шулай ук кызыксындыру бүләкләре дә каралган. Әлеге бүләкләр Альберт Асылбаев (Югары Мактама, 4 нче сыйныф), Айгөл Юнысова (Елховой, 9 нчы сыйныф), Наил Салихов (Яңа Кәшер, 2 нче сыйныф), Алинә Таҗиева (17 нче мәктәп, 3 а сыйныф), Ләйсән Рамазанова (Яңа Нәдер, 10 нчы сыйныф), Илүзә Зәбирова (Мәмәт, 5 нче сыйныф), Сөмбел Хәлиуллинага (Сөләй, 3 нче сыйныф) тапшырылган. Укучылар белән килгән мөгаллимәләргә дә истәлекле бүләкләр бирелгән.