Бөгелмә имамнары мөхтәсибәттә җыелды

03 декабрь 2012 ел 08:41

Бөгелмә мөхтәсибәтендә ай саен үткәрелә торган имамнар җыелышы үтте, чарада район имам-хатыйблары һәм мөселман берләшмәләре бүлекләренең җитәкчеләре катнашты. Имамнар ай дәвамында мәчетләрдә башкарылган эшләр белән таныштырдылар.  “Хәләл” стандартлар комитеты контролеры  Камил Шәмсетдинов Бөгелмә районында кайбер сәүдә нокталарында хәләл продукция сатуда төгәлсезлекләр җибәрелүен хәбәр итте. 

Үткәрелгән җыелышта район администрациясе аппараты җитәкчесе Әнвәр Әхмәдиев та катнашты. Чара ахырында Бөгелмә районы имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Хәйруллин имамнарга дин юлындагы хезмәтләре өчен рәхмәтен җиткерде һәм яшьләр белән эшне көчәйтергә кирәклегенә аерым басым ясады.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана