Республикакүләм Коръән укучылар бәйгесе үтте

03 декабрь 2012 ел 12:23

1 декабрьдә Россия ислам университетында республикакүләм Коръән укучылар бәйгесе узды. ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан уздырылган бәйге республиканың районнарында Коръән укучылар бәйгеләрендә җиңеп чыккан кардәшләребезне бергә җыеп, аларга  3 номинация буенча сәләтләрен күрсәтергә мөмкинлек бирде.

“Коръәннең 30 дҗузыннан яртысын белү” номинациясендә Азнакай районыныннан Илнар Зарипов беренчелеккә ия булды, “Коръәннең 30нчы өлешен белү” (“Гаммә” дҗузы) номинациясендә Теләче районыннан Ислам Кәбиров җиңү яулады, "Коръәнне дөрес уку” номинациясендә Сарман районыннан Илнур Сабуров беренче урынга лаек дип табылды.

Буа районыннан килгән Руслан Сабиров исә “Республикакүләм Коръән бәйгесе”ндә Гран-прига лаек дип табылды һәм планшет белән бүләкләнде.

Барлык катнашучыларга да затлы китаплар, дисклар тапшырылды, җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр (1 урын алучыларга – цифровой фотоаппарат, 2 урынга – электрон китап, 3 урынга – флеш-накопитель) бирелде.

Бәйгенең жюрилары составында ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең нәшрият бүлеге җитәкчесе Камил хәзрәт Сәмигуллин, РИУ каршындагы Коръән-хафизлар үзәге җитәкчесе Ибраһим хәзрәт Сабиров, шулай ук РИУ мөгаллимнәре, коръән-хафизлар бар иде.

Ябылу тантанасында РИУ ректоры Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшин: “Коръәнне белгән яшьләр югары әхлакка ия, шуңа да әлеге бәйгегә игътибарны арттырырга кирәк, киләчәктә җәмгыятебезнең үсешенә, камилләшүенә дә зур өлеш кертәчәк ул”, дип билгеләп үтте.

Бәйгедә катнашучылар соңыннан Россия ислам университетындагы Коръән хафизләр үзәгенең эшчәнлеге белән таныштылар, җиңүчеләргә әлеге үзәккә имтихансыз белем алу хокукы бирелде.

Фоторепортаж: http://www.dumrt.ru/tt/node/6692

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана