Әлмәт шәһәрендә имамнар җыелышы үтте

03 декабрь 2012 ел 08:42

29 ноябрьдә Әлмәт мөхтәсибәтендә район имамнарының чираттагы җыелышы булып узды. Чара Коръән аятләрен укып башланып китте.  Имам-мөхтәсиб Рәфыйк хәзрәт Миннәхмәтов җыелышны башлап җибәрде, көн тәртибендәге мәсьәләләр, күтәреләчәк төп сорауларны аңлатып китте. Килгән кунаклар арасында Әлмәт муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе Р.А.Шәйхатаров та бар иде.  

Аерым алганда, мәчетләрдә якшәмбе укуларының алып барылуы, мәктәпләрдә әхлак дәресләрен укыту, 2013 нче елга “Дин вә мәгыйшәт” газетасына язылуга игътибар юнәлтелде.

Бүгенге көндә Әлмәт шәһәре һәм авылларының барлык мәчетләрендә дә  диярлек якшәмбе укулары оештырылган. Дәресләрне җирле имамнар, мөгаллимнәр, шулай ук Әлмәт ислам мәдрәсәсе шәкертләре алып бара.

 

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана