Коръән укучылар һәм коръән-хафизларның республика бәйгесе үтә

30 ноябрь 2012 ел 11:23

2012 елның 1 декабрендә ТР мөселманнары Диния нәзарәте республика күләмендә Коръән укучылар бәйгесен оештыра.

Билгеле булганча, тарихи-мәдәни мирас елы кысаларында агымдагы ел Коръән елы дип игълан ителгән иде.

Бәйге республикабыз районнарында җиңеп чыккан кардәшләребезне бергә җыеп, аларга  3 номинация буенча сәләтләрен күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк:

1. Коръәннең 30 дҗузыннан яртысын белү,

2. Коръәннең 30нчы өлешен белү (“Гаммә” дҗузы),

3. Коръәнне дөрес уку.

Бәйгедә катнашучылар шулай ук Россия ислам университетындагы Коръән хафизләр үзәгенең эшчәнлеге белән танышачаклар.

Конкурс Казан шәһәре, Газ урамы буенча урнашкан РИУ бинасында (актлар залында) үтәчәк.

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана