2012 елның 28 ноябрендә РИУ актлар залында Студентлар дебаты турнирының Хатын-кызлар лигасының өченче этабы үтәчәк.
РИУ матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, дебатларның икенче турында катнашучылар “Пробиркадагы бала: әйе яисә юк?” соравына җавап табарга тырышачаклар.
Исегезгә төшерәбез, мондый төрдәге бәйгеләрнең төп максаты хакыйкатьне табуда түгел, ә РИУ студентларында ораторлык осталыкларын үстерүдә.
Жюридан тыш, катнашучыларның осталыкларын тамашачылар да бәяли алачак. Дебатлар сәгать 16.00дә башлана.