29 ноябрь сәгать 10.00 дә "Иман" Ислам мәдәнияте мәркәзендә истәлекле вакыйга була: биредә мәркәз оешуга багышланган корылтай уза. Соңыннан "Касымия" мәдрәсәсе бинасында остазыбыз, дин юлында күп хезмәтләр куйган, дистәләгән вакыт мәркәзебезнең җитәкчесе булган Валиулла хәзрәт Якуповның музее ачыла.
Чарага журналистлар, ТР Диния нәзарәте әһелләре, галимнәр һәм Валиулла хәзрәтне белүче дуслары-фикердәшләре, хезмәттәшләре, якыннары чакырылган.
Безнең адрес: Ш.Мәрҗани урамы, 28 йорт.
Чыганак: musulman.su