“Сабыйга” акциясенә йомгак ясалды

27 ноябрь 2012 ел 10:32

2012 елның 26 ноябрендә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Хәйрия бүлеге һәм “Болгар” радиостанциясе тарафыннан оештырылган “Сабыйга” акциясенә йомгак ясалды.

Акция дәвамында подгузниклар, бала чүпрәкләре, кечкенә бала киемнәре һәм гигиена кирәк-яраклары җыелды. Акциядә күбрәк урта хәлле кешеләр, пенсиянерлар һәм студентлар катнашты, җыелган әйберләр Казан шәһәренең 2нче номерлы Балалар йортына тапшырылды.

Мондый төрдәге акция инде өченче тапкыр үткәрелә. Беренче акция дәвамында җыелган әйберләр – Казан шәһәренең инфекцион хастаханәсендәге, икенче акциядә җыелганнары Бөгелмә хастаханәсендәге ташландык балаларга тапшырылган иде.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана