2012 елның 30 ноябрендә сәгать 14.00дә Бөгелмә районы үзәк мәчетендә агымда елда һәм аннан алда хаҗ сәфәрендә булган мөселман кардәшләребез өчен Корбан ашы үтәчәк, дип хәбәр итә район мөхтәсибәте. 90нчы еллардан башлап бүгенге көнгә кадәр алсак, Бөгелмәдә хаҗиларның гомуми саны 150гә якын икән. Үткәреләчәк чарада шулай ук мәхәллә халкы да катнашачак, хаҗилар изге сәфәрдән тәэсирләре белән уртаклашачаклар, Коръән укылачак, хаҗиларга “Иң яшь хаҗи”, “Иң өлкән яшьтәге хаҗи” кебек исемнәр тапшырылачак. Шулай ук мөселманнар изге зәм-зәм суы белән сыйланачаклар.
Бөгелмә үзәк мәчетендә хаҗилар өчен Корбан ашы үтәчәк
27 ноябрь 2012 ел 09:59

Соңгы яңалыклар

Мөфти РФ Иҗтимагый палатасы утырышында мәчет каршында татар теле курсларын оештыру тәҗрибәсе турында сөйләде
26 февраль 2021 ел 15:59

Мөселман яшьләре Рамазанга әзерләнә башлады һәм “Чиста мәчет” акциясенә кушылырга чакыра
26 февраль 2021 ел 13:08
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы