Коръәнне дөрес һәм матур итеп укыйк!

26 ноябрь 2012 ел 10:33

Октябрь аеннан Казан шәһәренең “Мәрҗани” мәчетендә (Каюм Насыйри урамы, 25) Изге Коръән китабын дөрес һәм матур уку буенча махсус дәресләр үткәрелә башлады.

Укулар сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә сәгать 17.00дән алып 19.00гә кадәр үтә. Дәресләрне Казан ислам көллиятенең иң яхшы шәкертләре алып бара. Биредә Коръән дәресләреннән башка, Ислам нигезләре дә өйрәтелә.

Әлеге курсларга барлык кешеләр дә йөри ала. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткән: “Арагызда иң яхшылары шулардыр ки, кем Коръәнне өйрәнә һәм башкаларга да өйрәтә”.

Тулырак мәгълүматны түбәндәге телефон буенча белә аласыз: 8 (843) 293-81-51.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана