2012 елның 24 ноябрендә Павлюхинадагы балалар йортында тәрбияләнүче сабыйлар Кабан арты мәчетендә булып кайттылар. Аларны мәчетнең имам-хатыйбы Сәетҗәгъфәр хәзрәт Лотфуллин, мәхәллә халкы һәм Исхак хәзрәт исемендәге милләтара мәдәни-агарту үзәге волонтерлары каршы алды.
Сәетҗәгъфәр хәзрәт балаларга Ислам дине, мөхәррәм ае турында сөйләде, балаларга ислам турында китаплар бүләк итте. Соңыннан балаларны курчак театрына алып бардылар, дип хәбәр итә Кабан арты мәчете җитәкчеләре.