23 ноябрьдә ТР Мөфтиенең беренче урынбасары Габдулла хәзрәт Әдһәмов һәм Диния нәзарәтенең уку-укыту бүлеге җитәкчесе Айдар хәзрәт Кәрибуллин Яр Чаллы шәһәрендәге “Ак мәчет” тә булып кайттылар. Биредә алар мәдрәсә директоры Рөстәм хәзрәт Шәһхивәлиев һәм башка мөгаллимнәр белән очраштылар.
Габдулла хәзрәт шәкертләр алдында лекция белән чыгыш ясады. Үзенең чыгышында ислам фәннәренең килеп чыгышы һәм үсеш-таралышы турында сөйләде, ислам тәгълиматенә аерым тукталып үтте. “Мөселман дине тәгълиматенә нигез салучылар яхшы чорда яшәгәннәр, аларның мөгаллим-остазларының чылбыры фикердәшләренә һәм Пәйгамбәребезгә (с.г.в.) барып тоташа”, диде ул.
Айдар хәзрәт мәдрәсәнең мәгариф-оештыру һәм мәгариф-методик документацияләре белән танышты, шулай ук уку аудиторияләре, китапханәләрдә дә булды.