2012 елның 23 ноябрендә ТР мөселманнары Диния нәзарәте каршында эшләп килә торган “Зәкят” Хәйрия Фонды Дәрвишләр бистәсендәге коррекцион балалар интернат йортына кер юу машинасы бүләк итте.
Әлеге изге гамәлне тормышка ашырырга ярдәм иткән барча кардәшләребезгә дә Аллаһының рәхмәт ирешсен, дип җиткерә Фонд җитәкчеләре.