Татарстан мөселманнарының олуг хаҗ сәфәреннән кайтуларына да әле күп вакыт үтмәде.
Агымдагы елда беренче тапкыр хаҗ-операторы сыйфатында ТР мөселманнары Диния нәзарәте дә катнашты.
2012 елның 16 ноябрендә Диния нәзарәтендә узган пресс-конференциядә “ДУМ РТ – Хадж-2012” программасының җитәкчесе Хәбибулла хәзрәт Нәфисуллин һәм ТР МДНнең аппарат җитәкчесе Ришат Хәмидуллин әлеге программага берникадәр йомгак ясадылар. Оештыручылар да, хаҗилар да әлеге сәфәрнең югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте, моның дөреслеккә туры килүен ТР Мөфтие Илдус хәзрәт Фәиз исеменә хаҗилар тарафыннан даими килеп торган рәхмәт хатлары да раслый.
Хатлар: http://www.dumrt.ru/node/6608