22 ноябрьдә ТР Мөфтиенең беренче урынбасары Абдулла хәзрәт Әдһәмов Әлмәт районы һәм шәһәре мөхтәсибәтендә булып кайтты. Абдулла хәзрәт район мәхтәсибе, Ризаэддин Фәхреддин исемендәге ислам мәдрәсәсе ректоры Рәфыйк хәзрәт Миңнеәхмәтов белән очрашты, мәдрәсә эшчәнлеге, кызлар һәм егетләр бүлекләре белән танышты. Билгеләп үтәргә кирәк, бүгенге көндә көндезге бүлектә мәдрәсәдә 140 егет һәм кыз белем ала.
Абдулла хәзрәт Әдһәмов шәкертләргә ислам дине тарихы һәм төрле төркемнәрнең килеп чыгуына кагылышлы махсус дәрес тә үткәрде.