Чирмешәндә “Шәмаиль һәм ислам архитектурасы” бәйгесенә йомгак ясалды

22 ноябрь 2012 ел 10:49

Рамазан аеннан соң, Чирмешән районының барлык сәнгать мәктәпләрендә дә “Шәмаиль һәм ислам архитектурасы” дип исемләнгән бәйге игълиан ителгән иде, 21 ноябрьдә Чирмешән мәчетендә әлеге конкурска нәтиҗәләр ясалды.  Бәйгегә 20дән артык рәсем, аппликацияләр, чигелгән шәмаилләр тәкъдим ителде. Катнашучыларның барысына да истәлекле бүләкләр, җиңүчеләр һәм бәйгене оештыручыларга – призлар һәм дипломнар тапшырылды, дип хәбәр итә район мөхтәсибәте.

Бәйге катнашучылары өчен якшәмбе мәктәбенә йөрүче укучылар тарафыннан төрле татар ашларыннан бәйрәм табыны әзерләгән. Чәйдән соң Хәбир хәзрәт Ханов “Балалар тәрбиясе рухи-әхлакый тәрбиядән башалана” дигән лекция укып үткән.

Конкурсның йомгаклау тантанасында балалар, аларның әти-әниләре, якшәмбе мәктәбе шәкертләре, мәхәллә халкы һәм мәчет кунаклары катнашкан, аларның саны 100дән артып киткән.

фоторепортаж: http://www.dumrt.ru/tt/node/6561

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана