21 ноябрьдә Әгерҗе районының Кырынды авылындагы беренче мәхәлләдә, мәчетнең 20 еллыгы уңаеннан, бәйрәм тантанасы үтте, дип хәбәр итә район мөхтәсибәте. Район күләмендә зурлап үткәрелгән әлеге чарада авылдан чыккан якташлары да катнашкан, араларында Казан, Ижау, Мәскәү, Себер якларыннан да кешеләр булган.
Бәйрәм уңаеннан Корбанлык итләреннән аш әзерләнгән, Коръән укылган, вәгазьләр сөйләнгән, авыл һәм мәчет тарихына кагылышлы фотоларны бергәләшеп караганнар. Юбилей тантанасында Әгерҗе районы имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Якупов, Кырынды авылының икенче мәхәлләсе имам-хатыйбы Мөбин хәзрәт Кәлимуллин да катнашкан. 20 еллык тарихы булган мәчетнең имамы Зөлфир хәзрәт Зарипов тантананы бик матур итеп алып барган.
Бәйрәм тантанасында 200гә якын кеше катнашкан. Районның барлык авыл имамнары да, юбилей уңаеннан, мәчеткә акчалата бүләк ясаганнар. 60 мең җыелган “бүләк”кә якын киләчәктә авыл зияратының коймаларын яңартырга ниятлиләр.